Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр шәһәр администрациясе ярдәме белән Пермь циркы - Шапито тамашасын карый алды.
Циркта балалар игътибарына хайваннар белән уникаль номерлар, баш әйләндергеч трюклар, динамикалы бию тамашалары, авторлык костюмнары тәкъдим ителде. Балалар клоун һәм жонглерларны, цирк гөмбәзендәге катлаулы трюкларны башкарган экилибристларны һәм һава гимнастлары, экзотик хайваннар аттракционы - Канаданың аюлары, Фарсы леопард, маймыл, пума, бүреләр һәм башкаларны кайнар алкышларга күмде.
Балалар һәр чыгышны җылы кабул итте