ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле яшь кешеләргә альтернатив гражданлык хезмәтен узу мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм тәрбияләнүчеләрнең игътибарын әлеге өлкә белгечлекләрен сайлауга җәлеп итү уңаеннан Яшел Үзәннең "Гнездышка" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Дөньядагы эшче һөнәрләрнең күптөрлелеге" темасына һөнәри юнәлеш дәресе уздырылды.

Эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларның абруен күтәрү максатында,  Яшел Үзән районы "Ышаныч"  балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре арасында "Үз куллары белән ясалган" дигән һөнәри юнәлеш дәресе үткәрелде.

2 апрелендә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең 2019 елда җәмәгать эшләре оештырулары хакындагы карары үтәлү буенча киңәшмә узды.

Авыл хуҗалыгы тармагында үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы "Березовка" ҖЧҖ 29 хезмәткәренә 394,5 мең сумлык хезмәт хакы буенча әҗәтен кайтарды.


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Арчаның  “Мәрхәмәтлек үзәге"  гаилә һәм балаларга социаль  ярдәм күрсәтү бүлегенең  социаль педагогы  ТАССР ның 100 еллыгына багышланган  “Туган ягым” дигән китап күргәзмәсе оештырды.

 

2019 елның 2 апреленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 715 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 29 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 328 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 31 кешегә кимрәк. Шулай ук бу атнада Түбән Кама һәм Менделеевскида эшсезләр саны кимегән, анда 2019 елның 2 апреленә мәшгульлек үзәкләрендә 1 071 һәм 56 эшсез исәпләнә.

Бүген Арча районының "Мәрхәмәтлек үзәге" ндә "Көмеш волонтер" клубы кысаларында клуб ачылды.

Бөгелмә мәшгульлек үзәге белгечләре “Ялкын” приютында тәрбияләнүче һәм “Яңарыш” инвалид-балаларны тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен шәһәрнең тегү фабрикасына, почтага, 64нче янгын сүндерү частена һәм Бөгелмә механика заводына экскурсияләр оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International