"Наз" приютында тәрбияләнүчеләр канатлы дусларын шатландыра

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

1  апрель көнне Бөтендөнья кошлар көне билгеләп  үтелү уңаеннан Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар “Сыерчыклар килде” акциясе уздырды.

Хезмәт инструкторы Александр Егоров җитәкчелегендә “Оста куллар остаханәсе” түгәрәгендә малайлар атна буе кошларга оялар ясады, оялар  бик матур, яхшы килеп чыкты. Сыерчыклар өчен ясалган әзер ояларны агачларга элү - бу мактаулы эш. Ә кошлар үзләренең сайраулары белән кешеләрне сөендерә. Акциядэ 8 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International