"Асылташ" приютында Көлке көнен бәйрәм итәләр

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Көлке көне иң кызыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Яр Чаллының "Асылташ" социаль йортында күңелле уеннар һәм шау-шу куптарган, көлкеле конкурслар белән тулы чара узды.

Смайликлар һәм шарлар белән матур итеп бизәлгән зал җыелган кешеләрнең кәефен күтәрде. "Ох" һәм "Ах" исемле әкият кунаклары балаларны шатландырырга һәм күңелләрен күтәрергә килде. Алар кызыклы уеннар һәм конкурслар үткәрде, залдагы кунакларны ң күңелләрен күтәрде.

Балалар  табышмакларга җавап эзләде, төп персонажларның портретларын ясадылар һәм "Колобок" әкиятен күрсәттеләр.

Бәйрәм вакытында балалар барлык конкурсларда да актив катнашты һәм бөтен уен дәвамында үз фаворитларын якладылар.

Залда күңелле, яхшы көндәшлек, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International