ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

22 апрель көнне Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Җир көне билгеләп үтелде.

19 нчы апрельдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә авыл җирлегендә яшәүчеләр, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

2019 елның 22-24 апрелендә Кемерово шәһәрендә Себер социаль хезмәткәрләренең I корылтае уза.

Баланы табигать дөньясы белән таныштыру,аңа  сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү – Саба "Тургай" оциаль приюты тәрбиячеләренең мөһим бурычларыннан берсе. Әлеге бурычны хәл итү өчен, кече төркемдә "Яшь экологлар" түгәрәге эшли.

 

Өлкән яшьтәге кешеләрне берләштергән  “Пульс” волонтерлар отряды активистлары  ветераннарга  һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Алар карамагында Зәй "Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче берничә ветеран бар.   

 

Яр Чаллының  "Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр янына кунакка  Россия Федерациясенең спорт мастеры, ралли - рейдларда күп тапкырлар җиңүче, команда пилоты Андрей Каргинов килде.                                                                       

Кукмара районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендәге инвалид балалар һәм аларның ата-аналары  өчен медиа куркынычсызлык буенча махсус дәресләр тәкъдим ителә. Бу дәресләр уен формасында, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла.

019 елда биш көнлек эш атнасында 1, 2, 3, 4, 5 һәм 9, 10, 11, 12 май ял көннәре булып санала. Эш көне 30 апрельдә һәм 8 майда бер сәгатькә кыскара.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

29 апрельдә Спас районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге  эш эзләүче гражданнарны вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Вакансияләр ярминкәсе 9:00 сәгатьтә Болгар шәhәре, Хирург Шеронов урамы 21 нче йортта оештырыла.

Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Р. Ахуджанова 14 кешедән торган өлкән төркем балалары белән "Игенче һөнәре" темасына ачык дәрес үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International