19 нчы апрельдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә авыл җирлегендә яшәүчеләр, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Ярминкәдә 16 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре: "ТМС групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә компанияләре төркеме, Автомобиль юллары шәһәр идарәсе, "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте, Әлмәт торба заводы, "Татинтек" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һ.б. катнашты.
Ярминкәгә килүчеләргә лаборатория башлыгы, төзекләндерү участогы башлыгы, машина йөртүчеләр, машинистлар, лаборантлар, инженерлар, ремонтчы слесарьлар, пешекчеләр, кондитерлар, прораблар, ярдәмче эшчеләр һәм башка белгечлекләр буенча 440 тан артык вакансия тәкъдим ителде. Шулай ук вахта ысулы белән йөреп эшләргә вакансияләр тәкъдим ителде.
Әлеге чарага барлыгы 82 кеше килде. 10 кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдерде, 3 кеше психолог-профконсультантта һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест узды. Эшкә урнашуга 12 юнәлеш бирелде.