Казанның Е. Г. Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбендә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен "Язгы игелек атнасы" республика акциясе уңаеннан " Макдоналдс" компаниясе белән берлектә оештырылган хәйрия чарасы узды.
Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, картлар һәм инвалидлар интернат йортларында язгы өмә чаралары оештырылды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.
Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге берничә ел инде акватерапияне тернәкләндерү ысулы итеп куллана. Бу ысул "Арча" спорт комплексы ачылганнан соң мөмкин булды.
Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге "Эфир" телекомпаниясенә экскурсия оештырды. Балалар профессионал эшчәнлекләре телевидение белән бәйләнешле кешеләрнең һөнәрләре белән якыннанрак танышты.
Балтачның "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Чиста йорт, чиста ишегалды" акциясе игълан ителде.
20 апрельдә Казанның мәшгульлек үзәге тарафыннан эш эзләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
"Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе уңаеннан 20нче апрельдә Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшка” үзәгендә донорлык турында әңгәмә оештырылды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Түбән Каманың “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта мәктәбендә “Чишмә” исемле ирекле волонтерлык хәрәкәте волонтерлары белән берлектә яшүсмерләр өчен төркемле дәрес үткәрде.