"Асылташ" балалары "КАМАЗ-мастер" командасы пилоты белән очрашты

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Яр Чаллының  "Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр янына кунакка  Россия Федерациясенең спорт мастеры, ралли - рейдларда күп тапкырлар җиңүче, команда пилоты Андрей Каргинов килде.

Очрашу җылы атмосферада үтте. Танылган узышчы балаларга "КАМАЗ-мастер" командасы һәм җиңүләр турында кызыклы итеп сөйләде. Балалар кунак чыгышын кызыксынып тыңлады. Очрашуда катнашкан малайлар киләчәктә әлеге атаклы команданың пилотлары булу турында хыяллануларын белдерде.

Очрашу ахырында һәр укучы җиңүче автографын һәм командадан сувенирлар алды. Кызлар һәм малайлар алда торган ярышларда "КАМАЗ-мастер" командасына җиңү теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International