Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Р. Ахуджанова 14 кешедән торган өлкән төркем балалары белән "Игенче һөнәре" темасына ачык дәрес үткәрелде.
Дәреснең максатлары һәм бурычлары: укучыларның игенче һөнәре турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү; авыл хуҗалыгы техникасы турындагы белемнәрен ачыклау; игенчеләрнең хезмәт нәтиҗәләренә, илебезнең барлык гражданнары өчен дә аның әһәмиятенә игътибар итү; җирдә хезмәт итүче кешеләргә хөрмәт тәрбияләү.
Дәрестә балалар игенче һөнәре тарихы белән танышты. Элек игенченең эше бер гаилә яки кечкенә төркем кешеләр тарафыннан башкарылса, хәзер бу яхшы җайга салынган производство. Балалар агроном, тракторчы, комбайнчы, механизатор, су сибү остасы һөнәрләре белән дә кыскача танышты. Дәрестә алар һөнәрләр турында видеороликлар, авыл хуҗалыгы техникасы турында презентация карады, икмәк турында мәкальләр төзеделәр, Татарстанның уку йортлары турында мәгълүмат алдылар.
Дәрес яхшы узды, темасы тулысынча ачылды.