Баланы табигать дөньясы белән таныштыру,аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү – Саба "Тургай" оциаль приюты тәрбиячеләренең мөһим бурычларыннан берсе. Әлеге бурычны хәл итү өчен, кече төркемдә "Яшь экологлар" түгәрәге эшли.
Приютта экологик тәрбия буенча чаралар, нәкъ менә шул бурычларны хәл итәргә юнәлдерелгән.
15 апрель көнне "Тургай" приютында Экологик белем көне оештырылды. Әлеге чара уңаеннан приютның кече төркемендә "Табигатьне саклагыз, дуслар!" дигән эко-дәрес узды.
Дәрес әңгәмә формасында үтте. Бу форма тәрбияләнүчеләрнең танып-белү эшчәнлеген активлаштырырга мөмкинлек бирде. Танып-белү материалын куллану туган як, табигать турында белемнәрне тирәнәйтеп кенә калмыйча, уңай әхлакый кыйммәтләр дә барлыкка килде. Дәрес вакытында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән берлектә һава, су, урманнарның пычрануы кебек экологик проблемалар турында фикер алыштылар.
Балалар табигатьне киләсе буыннарга саклап калу турында үзләренең фикерләре белән уртаклашты. Балалар сорауларга җавап бирде, "Экологик светофор" уенында уйнады, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты.