2019 елның 22-24 апрелендә Кемерово шәһәрендә Себер социаль хезмәткәрләренең I корылтае уза.
Корылтайга Россиянең 25 төбәгеннән һәм 14 илдән 800дән артык делегат килде. Татарстан Республикасыннан әлеге мәйданчыкта Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ольга Башкирова һәм Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Любовь Плешкова катнаша.
Пленар утырышта Президентның Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һәм Кемерово өлкәсеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Владимир Мельник катнашты.
Съезд "түгәрәк өстәлләр" тәртибендә дәвам итәчәк. Тармак белгечләре Кемерово шәһәренең Киров районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар.