Зәйнең "Көмеш волонтерлары" "Җиңү волонтерлары" хәрәкәтенә кушылды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләрне берләштергән  “Пульс” волонтерлар отряды активистлары  ветераннарга  һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Алар карамагында Зәй "Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче берничә ветеран бар.    

Волонтерларның ярдәме вак-төяк кебек тоелса да,  азык-төлек сатып алырга, өй җыештырырга ярдәм итү, ә иң мөһиме-аралашу (һава торышы, сәламәтлек, гаилә турында сөйләшеп утыру, үткәннәрне искә төшерү) өлкәннәр өчен бик кирәк.

Мондый очрашулар өлкән яшьтәге гражданнарга эмоциональ кәефне яхшыртырга, тормышка ышаныч арттырырга, үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International