29 апрельдә Спас районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге эш эзләүче гражданнарны вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Вакансияләр ярминкәсе 9:00 сәгатьтә Болгар шәhәре, Хирург Шеронов урамы 21 нче йортта оештырыла.
Ярминкәгә килүчеләр оешмалардан килгән кадрлар хезмәте белгечләре белән әңгәмә, вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат ала алачак (эшнең характеры һәм графигы, квалификацион таләпләр, хезмәткә түләү системасы һ.б.).