Кукмара районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендәге инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен медиа куркынычсызлык буенча махсус дәресләр тәкъдим ителә. Бу дәресләр уен формасында, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла.
Апрель аенда шундый дәресләрнең берсе "Виртуаль танышлык куркынычы" дигән темага узды. Әлеге дәреснең максаты балаларга Интернет челтәрендә танышу үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү. Шулай ук интернетта танышуларның куркынычы турында мәгълүмат бирү һәм балаларга карата җинаятьләрне кисәтү.
Педагог балаларга заманча мәгълүмати мохиттә үз-үзеңне җаваплы һәм имин тоту кагыйдәләрен аңлатты. Әлеге тема буенча презентация караганда, балалар Интернет челтәрендә аралашу кагыйдәләрен ачыклады.