Кукмара"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә Җир көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

22 апрель көнне Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Җир көне билгеләп үтелде.

Дөньяда нинди генә бәйрәмнәр юк: Кояш көне, Су көне, хәтта Умырзая көне. Җир планетасының да шундый чын бәйрәме бар. 22 апрель – Халыкара Җир көне. 

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар тәрбияче белән берлектә, бу көннең килеп чыгу тарихы белән танышты, Җирнең әләмен ясады. Балалар экология мәсьәләләре хакында хәбәрдар булды.

Чараның практик өлешендә  "Җир – безнең уртак йортыбыз!" дигән стена газета чыгардылар.

Җир көнендә табигатькә, җиргә булган игътибарны арттыруга, чисталыкны саклауга зур басым ясала. Үзәктәгеләр дә бина территориясен җыештырды. "Җир – безнең уртак йортыбыз һәм без аны сакларга тиеш. Кешеләр, берләшик, Җиребезне саклыйк һәм яратыйк!" - ди чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International