ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Һөнәр" дигән рәсем һәм фотографияләр конкурсы үткәрде. Анда 7-10 сыйныф укучылары, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалардан инвалид балалары да бар иде. 

Бүген "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты  тәрбиячеләре Ираида Мадиярова, Анжелика Пушкова һәм биредә тәрбияләнүчеләр "Георгий тасмасы" республика акциясенә кушылды.

9 Май бәйрәме алдыннан Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре арасында иң яхшы Георгий тасмасына конкурс уза.

 

6 май көнне Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшендәге кешеләр арасыннан хезмәткәрләрне укытуны оештыру чараларын тормышка ашыруга субсидия бирү өчен гаризалар карау буенча комиссия утырышы узды.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Югары Ослан муниципаль районында “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт бюджет учреждениесендә “Буыннар почтасы” акциясе үткәрелә. Әлеге акциянең максаты - фронтта сугышкан һәм тылда эшләгән һәркемгә кайгыртучанлык һәм рәхмәтләр белдерү.

Менделеевск муниципаль районында "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Хезмәт десанты" дигән акция үзды. Акцияне Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан социаль хезмәткәрләр оештырды. Акция кысасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси йорт янындагы территорияләрен тәртипкә китерделәр.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 6 майда Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучылар Минзәлә татар дәүләт драма театрында булып кайтты.

Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чара уздырды.

6 май көнне Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Хәтер паркы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле категория гаиләләрдәге балалар белән интелектуаль уен уздырды.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы уңаеннан  районның Эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе бүлегенең пропаганда инспекторы Надежда Аксенова һәм юл хәрәкәте яшь инспекторлары белән очрашу оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International