6 май көнне Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Хәтер паркы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле категория гаиләләрдәге балалар белән интелектуаль уен уздырды.
Чара ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм үстерү максатыннан, Безнең армия каһарманлыгы, халыкның батырлыгы һәм кыюлыгы мисалларында оештырылды. "Барысын да искә төшерергә!" дигән интеллектуаль уенда катнашучылар 2 командага бүленде.
Алар һәр сорауга актив җавап бирде. 1941-1945 еллардагы Бөек вакыйгалар турындагы белемнәрен яңартып, соңыннан балигъ булмаганнар белән "Ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен котлау өчен, җиңү һәр йортка керә" дигән мастер-класс үткәрелде. Боголюбова Евдокия Федоровна, тыл хезмәтчәне, үзенең сугыш елларындагы тормышы турында истәлекләре белән уртаклашты. Балалар илебез үсеше тарихында Җиңү көненең тарихи әһәмияте белән таныштылар.