Буа студентларына ышаныч телефоны турында сөйләделәр

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чара уздырды.

Очрашуда социаль белем бирү академиясе һәм медицина училищесы студентлары катнашты. Психологлар К.С.Князев һәм С.В.Шакирова аларга ышаныч телефонының эшчәнлеге турында сөйләде, балалар иминлегке проекты уңаеннан әңгәмә үткәрделәр, "Үзең сайла" дигән видеоролик күрсәттеләр. Шулай ук үз эчке дөньяң һәм социаль әйләнә-тирә мохитен аңлый белүне үстерү максатыннан тренинг үткәрелде.

Соңыннан катнашучыларга балалар ышаныч телефоны күрсәтелгән "Тынычсыз дөнья" дигән темага белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International