Бүген "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячеләре Ираида Мадиярова, Анжелика Пушкова һәм биредә тәрбияләнүчеләр "Георгий тасмасы" республика акциясенә кушылды.
Приют карамагындагы балалар җиңү символын микрорайонда яшәүчеләргә таратты.
"Георгий тасмасы" акциясе ел саен "Балкыш" социаль приютында үткәрелә, быел да акция Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар чиратында патриотик характердагы иң күренекле чараларның берсе булды.
Аның максаты - приют карамагындагы балаларның Түбән Кама халкы белән бергә Бөек Җиңү бәйрәменә мөнәсәбәтен, ветераннарга-фронтовикларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерүләрен, Бөтендөнья фашизмына каршы көрәштә илебезнең бәяләп бетергесез ролен тану иде.
Акция барышында 42 Георгий тасмасы таратылды.