Аксубайда "Һөнәр" темасына рәсемнәр һәм фотографияләр конкурсы

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Һөнәр" дигән рәсем һәм фотографияләр конкурсы үткәрде. Анда 7-10 сыйныф укучылары, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалардан инвалид балалары да бар иде.  

Конкурсның төп бурычлары булды:

  • балалар арасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру;
  • укучыларны булачак һөнәрләрен аңлы сайлауга, һөнәри юнәлеш бирүгә кызыксындыру;
  • иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

6 майда конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия утырышы узды. Балалар тарафыннан барлыгы 53 эш тәкъдим ителде. Иң яхшы эшләр арасында - "Умартачы" эше белән Зольников Олег, 8 сыйныф,  фотолары арасында "Электрик" - Романов Андрей ,9 сыйныф.

Конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котладылар, иҗади уңышлар һәм яхшы укуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International