Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр драма театрына бардылар

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 6 майда Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучылар Минзәлә татар дәүләт драма театрында булып кайтты.

Театр җитәкчелеге әби-бабайларга Җиңүнең 74-еллыгына багышланган Э.Ягудинның “Бер күрешү, бер гомер” исемле комедиясен бушлай карау мөмкинлеге тудырды. Театрның иҗади коллективы белән очрашу өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды.

17 социаль хезмәт алучы әлеге чарадан бик канәгать калды. Театр хезмәткәрләренә кызыклы спектакль карау мөмкинлеге тудырганга бик зур рәхмәт белдерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International