Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Югары Ослан муниципаль районында “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт бюджет учреждениесендә “Буыннар почтасы” акциясе үткәрелә. Әлеге акциянең максаты - фронтта сугышкан һәм тылда эшләгән һәркемгә кайгыртучанлык һәм рәхмәтләр белдерү.
Үзәк базасында оештырылган “Иреклеләр” волонтерлык отряды балалары хатлар язды һәм үз куллары белән легендар "өчпочмаклы хатлар” ясадылар. Балалар зур кызыксыну белән акциядә катнашты - алар рәхмәт сүзләре белән хатлар язды. Хат элемтә чыганагы буларак, акцияне оештыручылар тарафыннан очраклы гына сайланмаган. Чөнки сугыш кешеләре өчен дөньяда иң мөһиме "тормыш хәбәрләре"н алу һәм җибәрү иде. Фронттан килгән хатлар сугыш көннәренең символлары иде, һәр өчпочмакның үз тарихы бар. Бу хатларны башта уңнан бөкләргә,аннары сулдан уңга, ә калган полосаны эчкә басарга кирәк булган һәм аннан соң хат адресатка барып җиткән.
Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына, социаль хезмәт күрсәтүдә булган тыл хезмәтчәннәренә хатлар тапшырды.
Мондый чаралар узган гасырның иң куркыныч сугышын кем һәм нинди бәя белән җиңгәнен истә тотарга ярдәм итә.