Хезмәт десанты ярдәмгә ашыга

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Менделеевск муниципаль районында "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Хезмәт десанты" дигән акция үзды. Акцияне Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан социаль хезмәткәрләр оештырды. Акция кысасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси йорт янындагы территорияләрен тәртипкә китерделәр.

Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ярдәм күрсәтү, буыннар бәйләнешен ныгыту.

Бүлекчә хезмәткәрләре "Яшь тимурчылар" волонтерлар хәрәкәте вәкилләре белән берлектә ветераннарның йорт яны территорияләрен тәртипкә китердел: ишегалларын коры үлән һәм чүп-чардан чистартты, түтәлләр казып чыктылар.

Ветераннар ярдәмчеләргә рәхмәтле, балалар белән очрашуга һәм танышуга шат булды, чөнки һәр ярдәм, яшь буын вәкилләре тарафыннан  игътибар билгесе - алар өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International