Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Георгий тасмалары таратылды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы уңаеннан  районның Эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе бүлегенең пропаганда инспекторы Надежда Аксенова һәм юл хәрәкәте яшь инспекторлары белән очрашу оештырылды.

Очрашу барышында социаль хезмәт алучыларга урамны тиешле урында аркылы чыгу кагыйдәләре искә төшерелде, җәяүлеләр өчен юл йөрү төрләре һәм төп кагыйдәләре каралды. Интернат-йортта яшәүчеләр фикер алышуда актив катнашты.

Очрашу ахырында Надежда Аксенова интернат-йортта яшәүчеләрне якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм һәр яшәүчегә яктылыкны чагылдыручы элементлары булган Георгий тасмалары таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International