6 май көнне Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшендәге кешеләр арасыннан хезмәткәрләрне укытуны оештыру чараларын тормышка ашыруга субсидия бирү өчен гаризалар карау буенча комиссия утырышы узды.
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятеннән гариза керде. Тәкъдим ителгән документлар нигезендә оешма пенсия алды яшендәге 91 хезмәткәргә һөнәри белем бирергә планлаштыра.
Теркәлгән документлар белән гаризаны карап, мәшгульлек үзәге, килешү проектын, аны карау һәм килешү төзү өчен "Татнефть" акционерлык җәмгыятенә юллады.