9 Май бәйрәме алдыннан Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре арасында иң яхшы Георгий тасмасына конкурс уза.
Конкурста катнашучылар Георгий тасмасының төп символын һәм гадәти булмаган формасын үз эченә алган эшне тәкъдим итәргә тиеш. Әлеге конкурска барлык хезмәткәрләр дә бик җаваплы карады. Мондый конкурслар үткәрү Георгий тасмасы барлыкка килү тарихын ачып бирә, патриотик хисләр һәм ватаныбыз өчен горурлык хисе тудыра.
Иң яхшы тасмалар "Өмет " халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында стендта тәкъдим ителәчәк.