Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүче тыл ветераны Миңнесәфия Баһавиева Чистайның ятим балалар йортына хәйрия акциясе оештырды.
22 апрельдә Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары һәм педагоглары Интернет бәйлелекне профилактикалау җәһәтеннән 5 мәктәпнең V-VI сыйныфында укучы 30 бала өчен дәрес үткәрде.
Тәтешнең "Тәтеш балкышы" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге 23 апрельдәе "Канун һәм яшүсмер" программасы уңаеннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль белгече Ирина Шитова "Ветеранга хат яз" акциясе үткәрде.
22 апрельдән башлап Кама Тамагы районының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Михаил Чирков исемендәге кадет интернат-мәктәбе волонтерлары белән берлектә “Ветераннар янәшәдә яши” акциясе үткәрә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 403 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 21 кешегә кимрәк.
2019 елның 23 апреленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 887 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 39 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,63 % тәшкил итә.
Арчаның "Өмет чаткысы” физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне “Юмарт күңел” программасы уңаеннан төрле үсемлекләр үстерергә өйрәтәләр.
Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә курс үтүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары игътибарына терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча профилактик чаралар уткәрелә.
15-19 апрель көннәрендә Бөгелмә муниципаль районында мәшгульлек үзәге теләктәшлеге һәм ярдәме белән “Турникетларсыз атна” бөтенроссия акциясе уздырылды.
Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндеру үзәгендә һәр елны уза торган “Урман утырту көне” дигән акция үтте.