Арчаның "Өмет чаткысы” физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне “Юмарт күңел” программасы уңаеннан төрле үсемлекләр үстерергә өйрәтәләр.
Балаларны бигрәк тә орлыкларның шытып чыгу, үсеше кызыксындыра. Шуңа күрә, яз көне тәрәзә төбендә төрлеүсемлекләр үтерелә. Балалар үзләре турыдан-туры орлык чәчүдә һәм үстерүдә катнаша. Алар кечкенә бармаклары белән орлыклар чәчә һәм үсешен күзәтә.
Әлеге программа буенча чираттагы дәрес 23 апрельдә үтте, анда балалар помидор үсентеләрен күчереп утыртты.
Үзәкнең хезмәт буенча белгече белдергәнчә, орлык утыртканда һәм аларның үсешен күзәткәндә, баларның бу өлкәдәге белемнәре ныгытыла. Уздырылган чаралар хезмәт тәрбиясе булып тора.
Шулай ук бу алым - яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү өчен уникаль мөмкинлек.