"Здравушка"дагы балалар "Урман утырту көне"ндә катнашты

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндеру үзәгендә һәр елны уза торган “Урман утырту көне” дигән акция үтте.

Агач утырту - балаларны һәм яшьләрне әйләнә-тирә мохитне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүнең бик яхшы ысулы.

Бу юлы үзәк карамагындагылар - яшь экологлар үзәк территориясендә яшел үсентеләрне мөстәкыйль утыртырга карар итте. Әлбәттә, аларга үзәк белгечләре, тәрбиячеләр булышты. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре чыршы, һ.б. үсентеләр алып килде.

Шәһәр экологлары яшь буынга шәһәрләрне яшелләндерүнең мөһимлеге турында сөйләде, үсентеләр белән дөрес эш итәргә, аларны карарга өйрәттеләр. Агач утыртуда төп шарт- аңлылык һәм иҗади фикер, ул чакта агачлар да көчле, нык үсәчәк һәм әйләнә-тирә мохиткә максималь файда китерәчәк.

Хәзер "Здравушка " үзәге территориясендә балаларның үз куллары белән утыртылган агачлар үсәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International