Зәйдә яшүсмерләргә Интернет-бәйлелек турында сөйләделәр

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

22 апрельдә Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары һәм педагоглары Интернет бәйлелекне профилактикалау җәһәтеннән 5 мәктәпнең V-VI сыйныфында укучы 30 бала өчен дәрес үткәрде.

Әлеге чарада гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучы 18 балигъ булмаган бала да катнашты. Дәрес барышында әңгәмәләр, рольле уеннар, конкурслар, викториналар, арт-терапия күнегүләре кулланылды.

Интернет, бүгенге көндә тормыш белән шулкадәр тыгыз бәйле, хәтта реаль  һәм виртуаль дөньяларны аеруы да кыенлаша.

Әлбәттә, компьютер бала өчен бик күп файда китерергә мөмкин - бу бәһасез мәгълүмат чыганагы, уку материалы, мавыктыргыч китаплар, фильмнар, бөтен дөнья буенча яңа дуслар табу ысулы.

Тик тискәре ягы да бар: интернет белән артык мавыгу бәйлелек формалаштыруга китерергә мөмкин. Моның нәтиҗәсе - укуда яки эштә җитди проблемалар, якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар, хәтта тышкы дөнья белән элемтәләрне тулысынча җимерүгә кадәр барып җитәргә мөмкин.

Беренчел профилактика укучыларның психик җайлашуын, аларның үзара мөнәсәбәтләрен яхшыртуга, тере аралашуга уңай мөнәсәбәт булдыруга, компьютер бәйлелегенең билгеләре һәм аның нәтиҗәләре белән танышуга  юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International