Чистайда яшәүче сугыш ветераны хәйрия акциясендә катнашты

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүче тыл ветераны Миңнесәфия Баһавиева Чистайның ятим балалар йортына хәйрия акциясе оештырды.

2015 елдан бирле Миңнесәфия Баһавиева “Юлдаш”та гомер итә. Үтә нечкә күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, ягымлы,  гадел әбине бүлмәдәшләре дә үз итә, ярата. Аңа 91 яшь. Ветеран үзенең шәхси тормышы турында, сугыш вакытында  куйган тырыш хезмәтләре, сугыш чоры авырлыкларын еш кына искә төшерә.

Аның үз гаиләсе юк, ул ялгыз карчык.  Миңнесәфия Миннегәрәй кызы ятим балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларның һәрберсенә тәм-том күчтәнәчләре әзерләде. Әлеге акцияне сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз башыннан кичергән ветеран, үз балачагы күп авырлыклар, мохтаҗлык, юклык белән истә калганга күрә, сабыйларның шатландырыр, куандырыр  өчен оештырды.

Миңнесәфия әби үз аяклары белән йөри алмый, бүлмәсендә коляска ярдәмендә генә хәрәкәт итә. Шунлыктан, балалар йортына барып, бүләкләрне тапшыру белән интернат-йорт белгече Альбина Сираева шөгыльләнде.

Ул бу очрашуда Баһавиева сугыш елларындагы батырлыклары, тормыш юлы, ак күңелле әбинең ни дәрәҗәдә мәрхәмәтле, игелекле, яхшы күңелле булуын тасвирлады. Бик күпләргә үрнәк тормыш юлы үткән ак әби биографисяен балалар тирән кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирде. Тыл ветераны исеменнән, тәм-томнар салынган пакетларны тапшыргач, балалар зур рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International