Тәтешнең "Тәтеш балкышы" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге 23 апрельдәе "Канун һәм яшүсмер" программасы уңаеннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль белгече Ирина Шитова "Ветеранга хат яз" акциясе үткәрде.
Акция балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән чара, Җиңү көне алдыннан узды.
Акциянең максаты яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм тарихи вакыйгаларны искә төшерү. Балалар "Ветеранга хат яз" акциясендә актив катнашты. Аларның хатларында батырлар буынына соклану һәм җиңү өчен олы рәхмәт сүзләре язылган. Балалар үзләре ветераннарга өч почмаклы хатлар юллады. Балаларның хатларын "Тәтеш балкышы" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүчеләр тәгаенләнгән адресатларына тапшырачак.