Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63 % ны тәшкил итә

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

2019 елның 23 апреленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 887 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 39 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,63 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 40 146   вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 784 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,32 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 762 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 720 е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 101 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International