ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 апрельдә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр белән "түгәрәк өстәл" форматында чираттагы очрашу узды. Очрашу барышында эш бирүчеләрне мәшгульлек үзәге программаларында катнаштыруның мөмкин булган вариантлары тикшерелде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында экология акциясе башланды.

 Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Кул бармакларының вак моторикасын үстерү" дигән чара үткәрде.

23 апрельдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.

 

Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр әлеге акциядә актив катнашты.

24 апрель көнне 15 эшсез граждан социаль адаптация буенча тренингта катнашты. Дәүләт хезмәтен Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге оештырды.

23 апрельдә Кукмара районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә психолог Д.Йосыпова "Яшүсмерләргә профориентация буенча уеннар" темасына ачык дәрес үткәрде.

22 апрельдә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте аша эшкә урнашкан инвалидка хезмәт хакы түләү чыгымнарының бер өлешен каплау максатыннан ТР бюджетыннан субсидия бирү турында килешү төзүгә тапшырылган  документларны тикшерү өчен оештырылган комиссия утырышы узды.

Бүген "Татар-информ" республика мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган матбугат конференциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International