"Шәфкать"тә иминлек кагыйдәләрен барладылар

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә курс үтүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары игътибарына терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча профилактик чаралар уткәрелә.

Апрель аенда тәрбияче Э.Фазлыева шул темага әңгәмә уздырды. Әлеге әңгәмәнең максаты: балаларны терроризм төшенчәсе белән таныштыру, аларны афәтләргә каршы торырга һәм экстремаль ситуациядә үзеңне сакларга өйрәтү иде.

Терроризм - ул кешеләр үлеменә яки башка куркыныч нәтиҗәләргә китерә торган шартлаулар, ут төртү яки башка гамәлләр кылу. Эльмира Фазлыева террорчылыкка каршы куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре турында сөйләде. Әлеге тема буенча презентация карагач, балалар һәрвакыт уяу, игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген аңлады.

Әңгәмә ахырында балаларга сораулар язылган карточкалар таратылды, анда алар шушы куркыныч вазгыяттән чыгу юлларын табарга тиеш иде. Шулай ук барлык ата-аналарга "Террорга каршы: балалар өчен куркынычсызлык" дигән мәгълүмати буклет-белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International