15-19 апрель көннәрендә Бөгелмә муниципаль районында мәшгульлек үзәге теләктәшлеге һәм ярдәме белән “Турникетларсыз атна” бөтенроссия акциясе уздырылды.
Акция барышында мәктәп укучыларын, студентларны шәһәрдәге предприятиеләрдә ихтыяҗы булган һөнәрләр белән таныштырдылар, производство өлкәсендә популяр белгечлекләр турында мәгълүмат бирделәр.
500гә якын мәктәп укучысы, югары уку йортлары студентлары предприятиеләргә барып, хәзерге чорда нинди һөнәрләрнең актуаль булуы турында белде.
“Турникетларсыз атна” бөтенроссия акциясе кысаларында, машина төзелеше, газ һәм нефть эшкәртү өлкәсенә караган предприятиеләргә барлыгы 10 экскурсия оештырылды.
Эш бирүчеләр өчен бу акция яшь буын вәкилләренең шәһәр-район предприятиеләрендә кытлык күзәтелгән эшче һөнәрләргә игътибарын җәлеп итү мөмкинлеге бирде. Предприятиеләргә актив һәм талантлы яшьләр кирәк. Алар егет һәм кызларны практика, стажировка үтәргә чакырды, карьера перспективасы, һөнәри үсеш юлындагы квалификация күтәрү, яңа белгечлек программалары үзләштерү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.