22 апрельдән башлап Кама Тамагы районының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Михаил Чирков исемендәге кадет интернат-мәктәбе волонтерлары белән берлектә “Ветераннар янәшәдә яши” акциясе үткәрә.
Акциянең максаты: балаларда патриотизм хисен тәрбияләү, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, ветераннарны хөрмәтләү һәм аларның батырлыгын онытмау.
Социаль хезмәткәрләр һәм кадетлар ветераннар, тыл хезмәтчәннәре Рәисә Зуйкова кызы һәм Лидия Ходинович янына барды. Ветераннар кунаклар килүгә шатланды. Алар яшьләргә үзләренең бүләкләрен горурланып күрсәтте, хатирәләре белән уртаклашты, тормышлары турында сөйләделәр, күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.
Балалар да үз чиратында өлкәннәргә нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.