«Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге карамагындагы Сәрия Фазылҗанова шулай ук «Психология» компетенциясе буенча «Белгеч» категориясендә 2 урын яулап, «Абилимпикс» призерлары исемлегенә керде.
Сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге психологы Краснова Екатерина Олеговна «Психология» компетенциясе буенча «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионатта 1 урын алды.
20 сентябрьдә Казан сәүдә-икътисад техникумы мәйданчыгында «Россия – талантлар иле» Президент платформасының «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат старт алды.
Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гөлнара Салихҗанова «Өстәлнең сервировкасы һәм салфеткалар ясау» дигән чара уздырган.
Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Татарская усадьба» ресторанында булдылар.
Минзәлә районыннан Николай Лебедев күп балалы гаиләдә яши. 2014 елдан ул елга ике тапкыр «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәтләр ала. Учреждениенең социаль эш буенча белгече Оксана Тимерханова, баланың кул эшләренә кызыксынуын күреп, дәресләрдә бу юнәлешкә аерым игътибар бирә башлады.
4нче июньдә республика башкаласында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI илкүләм чемпионатында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Чара Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында узды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Адаптив физик культура» компетенциясе буенча призлы урыннар яулаганнар. Шулай итеп, Алинә Ганиева 1 урынны яулады, ә Маргарита Захарян лидерлар өчлеген йомгаклады.
Бүген Минзәләдә интеллектуаль һәм авыр үсеш бозулары булган кешеләр өчен Мөмкинлекләр фестивале узды. Тугыз компетенция буенча чарада 49 кеше, мәгариф өлкәсеннән 9 эксперт катнашты. 30 озата баручы волонтер чара дәвамында катнашучыларга ярдәм итте.
Бүгенге көндә 30 меңнән артык инвалид эшкә урнаштырылган.