Яр Чаллыда «Абилимпикс»та катнашучылар өчен мастер-класс үткәрделәр

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

29 мартта Яр Чаллы педагогия көллиятендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгече IX «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионатының төбәк этабында катнашучылар өчен бисер үрү буенча мастер-класс үткәрде.

Хезмәт буенча инструктор катнашучыларны энәле, мозаикалы үрү техникалары һәм «чыршы» техникасы белән таныштырды, шулай ук чәчәк, сабак һәм яфрак ясау процессын күрсәтте. Мастер-класста катнашучылар үзләренең эш нәтиҗәләреннән бик канәгать калдылар, яхшы кәеф һәм уңай фикерләр белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International