«Умырзая» үзәгендә тәрбияләнүче малай «Абилимпикс» финалында 1 урын алды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Минзәләнең «Умырзая» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Лебедев Николай «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат финалында беренче урын алды.

Николай башка төбәкләрдән килгән катнашучылар белән беррәттән «Крючок белән бәйләү» компетенциясендә дә көч сынашты һәм иң яхшысы булды.

9нчы сыйныфтан соң күп балалы гаиләдән егет Түбән Кама аграр-сәнәгать көллиятенә «Тегү эше» юнәлешенә укырга керә.

«Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә Николай 2014 елдан хезмәтләр ала. Үзәкнең социаль эш буенча белгече Тимерханова Оксана Владимировна Николайның иҗат сәләтләрен үстерә башлый. Николайның кул эшләре ярминкәләрдә күрсәтелә һәм һәрвакыт игътибарны җәлеп итә.

Иганәче егеткә тегү машинасы сатып алды, һәм Николай өйдә кул эшләре ясау мөмкинлегенә ия булды. Оксана Владимировна Николайга онлайн-консультацияләр бирә, төпле киңәшләр белән ярдәм итә. Конкурска ныклы әзерлек, шулай ук Николайның шиксез таланты тиешенчә бәяләнде.

2020 елда Николай «Абилимпикс» финалында өченче урынны ала һәм үзенә алтын медаль яуларга вәгъдә итә. Тырышлыгы аркасында Николай үзенең хыялын тормышка ашырды һәм быел чемпионатта җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International