«Астра» үзәгендә тәрбияләнүче кыз «Абилимпикс»та катнашты

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Казанда Инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VIII милли чемпионатның әзерлек этабы узды.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Алинә Ганиева «Мәктәп укучылары» категориясендә «Адаптив физик культура» компетенциясендә чыгыш ясаган.

Дәвалау физкультурасы инструкторы Эмилия Әмирбәкова һәм Алинә Ганиева чемпионатта Татарстан Республикасын уңышлы тәкъдим итү өчен зур эш башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International