Сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге психологы Краснова Еатерина Олеговна «Психология» компетенциясендә «Абилимпикс»та 1нче урын алды.
Ярышлар дистанцион форматта «ТИСБИ» Идарә университеты базасында узды.
Узган ел «Абилимпикс»ның төбәк этабында Еатерина Олеговна 1нче урын алган иде.
Әлеге компетенция белгечләре арасында Екатерина Олеговна белән беррәттән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Дагыстан һәм Смоленск өлкәсе вәкилләре дә ярышты.
Исегезгә төшерәбез, «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат финалы Мәскәүдә 28 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узды. Татарстанның җыелма командасы, Мәскәүдән калышып, гомумкоманда зачетында 2нче урынны алды.