Октябрь азагында Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатының финалы булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Шатунова Марина «Ландшафт дизайны» компетенциясендә өченче урын алды. Марина Россия башкаласын яуларга «Абилимпикс»ның төбәк этабында җиңгәннән соң китте.
Марина Лаеш тернәкләндерү үзәгенә 10 елдан артык йөри. Белгечләр аның турында тыйнак, тәрбияле бала буларак сөйлиләр. Марина авыру нәтиҗәләре белән кыю көрәшә. Психологлар аңа психик сәламәтлеген ныгытырга, логопедлар – дөрес сөйләшергә, социаль педагоглар һәм тәрбиячеләр – аралашу киртәләрен җиңеп, дөнья белән социаль элемтәләр булдырырга булышты.
Кызның иҗат белән кызыксынуын, аның тырышлыгын һәм үҗәтлеген күзәтеп, социаль педагог Маринага «Ландшафт дизайны» компетенциясендә «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында үз көчен сынап карарга тәкъдим итте. Үзәк тәрбияләнүчесе бакча җиһазлары һәм инструментлар, туфрак, утырту материаллары белән эшләргә өйрәнде.
Тернәкләндерү үзәге җитәкчелеге ярышларда катнашучылар өчен «Абилимпикс»ның төбәк этабын уздыру урынына – Казан төзелеш көллиятенә экскурсия оештырды.
Озак һәм җентекле әзерлек төбәк этабында лаеклы җиңүгә һәм «Абилимпикс» финалында өченче урынга китерде.
Искәртеп узабыз, «Абилимпикс» чемпионаты финалында Татарстан җыелма командасы, Мәскәүдән генә калышып, гомумкоманда зачетында 2нче урынны алды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча Татарстан командасында 13 белгеч һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре карамагындагы балалар катнашты, шуларның сигезе призер булды.