«Восхождение» үзәгендә тернәкләнүче «Абилимпикс» чемпионатында чираттагы җиңү яулады

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Россиянең 84 төбәгендә «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионатның әзерлек (сайлап алу) этабын уздыру дәвам итә. Ул катнаш форматта 40 төп һәм 39 өстәмә компетенция буенча уздырыла.

21 өстәмә компетенция буенча чемпионат циклы тәмамланды. Аларда җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Мәскәү (66 призер) һәм Татарстан Республикасы (62 призер) вәкилләре барысыннан да күбрәк медальләр алды.

«Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге карамагындагы Сәрия Фазылҗанова шулай ук «Психология» компетенциясе буенча «Белгеч» категориясендә 2 урын яулап, «Абилимпикс» призерлары исемлегенә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International