Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Паралимпия спорт төре – бочча буенча мастер-класс узды. Чарада «Абилимпикс» Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат призеры Алексей Завалишин катнашты.
Төгәллекне, җитезлекне үстерә торган кызыклы һәм мавыктыргыч спорт уены онытылмас вакыйга булды.