«Восхождение» үзәгендә тернәкләнүчеләр «Абилимпикс»та җиңү яулады

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының финалы узды. Татарстан җыелма командасы, Мәскәүдән калышып, гомумкоманда зачетында мактаулы 2 урынны алды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы тернәкләндерү үзәкләрендә хезмәтләр алучылар да ярышларда актив катнаштылар. Әйтик, Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге данын өч катнашучы яклады, алар, осталыкларын күрсәтеп, медальгә лаек булдылар.

Мәсәлән, Яруллина Әлфинур «Белгеч» категориясендә чыгыш ясады һәм жюри игътибарына бисердан үрү талантын тәкъдим итте. Бисердан бизәкләр, декор предметларын ясау сәнгате вак детальләргә игътибарлык һәм югары концентрация таләп итә. Хәер, Әлфинур өчен вак-төяк кул эше авыр түгел, талант аңа иң кызыклы идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итә.

Әлфинурның сәләте «Восхождение» үзәгендә тернәкләнү вакытында ачылды. Белгечләрнең сизгер җитәкчелегендә ул тернәкләндерү үзәгенең иҗади остаханәсендә үз потенциалын тормышка ашыра башлады. Әлфинур берничә ел дәвамында «Нәфис чигү» һәм «Бисердан үрү» кебек компетенцияләрдә «Абилимпикс»та катнашты һәм һәрвакыт призлы урыннар яулады. Бу юлы да ул җиңүче булып кайтты.

Фазылҗанова Сәрия «Абилимпикс»та «Психология» компетенциясендә 2 урынны алды. «Һөнәрем буенча мин – психолог. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төрле пособие һәм уеннар эшлим. Мин авырлыкларга бирешмим. Бу миңа ярдәм иткәндер», – диде Сәрия. Буш вакытта ул кәгазь, бисер һәм башка материаллардан эшләнмәләр ясый. Кыз билгеләп үткәнчә, иҗат аңа эштә яңа биеклекләргә ирешергә ярдәм итә.

Завалишин Алексей 10 елдан артык «Восхождение» үзәгендә тернәкләндерү хезмәтләре ала. Бу вакыт эчендә Алексей актив тормыш позициясе булган көчле шәхес булып үсте. Алексейның тарихы – катлаулы шартларга карамастан, максатчанлык ярдәмендә уңышка ирешкән кеше мисалы. Алексей «Восхождение» үзәгендә даими рәвештә тернәкләнү узган, физик активлыгын саклап, спорт чараларында катнашкан. Алексейның амбицияләре аны спортка китерде. Кыска гына вакыт эчендә ул бочче спорт төренә өйрәнде, ун тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, ике мәртәбә Россия чемпионаты призеры һәм спорт мастерлыгына кандидат булды.

Алексей Казан сәүдә-икътисад техникумында һәм «ТИСБИ» идарә университетында менеджментка укыган, ә хәзерге вакытта ул банкта эшли. Банкта эшне ул «Ярдәм» хәйрия фондында тренерлык эшчәнлеге белән бергә алып бара: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бочче уйнарга өйрәтә.

Төп эш һәм спорттан тыш, Алексей фото сәнгате белән дә кызыксына. Фотограф осталыгын Алексей «Абилимпикс» ярышларында инде берничә ел күрсәтә һәм, әлбәттә, лаеклы рәвештә бүләкләргә ия була. Быел ул фотоаппаратка бик күп игътибарга лаек рәсемнәр төшерде һәм «Студия фотографы» компетенциясендә призер булды.

«Восхождение» үзәге җитәкчесе Гончарова Ольга Львовна оешма карамагындагылар турында бик яратып һәм җылы сүзләр белән сөйли. Ольга Львовна сүзләренчә, үзәктә талантлы реабилитантлар күп, учреждение белгечләренең бурычы – аларның һәркайсына үзләрен ачарга һәм күрсәтергә мөмкинлек бирү.

Медалистлар үзәккә бүләкләр белән генә түгел, яңа идеяләр белән дә кайттылар. Җиңүчеләрнең графигы минутына кадәр язылган. Әйтик, Алексей Завалишин булачак инвалидлар декадасы өчен бочче уены буенча мастер-класслар әзерли.

«Абилимпикс»ны яулаган медалистлар яңа җиңүләр яуларга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International