Казанда «Абилимпикс» конкурсының милли этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2022 елның 2 декабре, җомга

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Халыкара компетенцияләр үзәгендә «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык конкурсының милли этабы призерларын бүләкләү тантанасы узды.

Залда 200дән артык катнашучы җыелды, алар төп һәм өстәмә компетенцияләр буенча призлы урыннар алдылар. Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге психологы Екатерина Краснова «Психология» компетенциясе буенча «белгеч» категориясендә алтын призер булды. Барлык җиңүчеләргә медальләр, дипломнар, кубоклар һәм премия бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International