Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә «Мәгариф. Карьера – 2022» уку һәм эш урыннары ярминкәсе уздырды.
15 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә онлайн-әңгәмә форматында эш бирүче көне узды. Чара кысаларында «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП вәкилләре Лениногорск шәһәреннән килгән эш эзләүчеләр белән аралаштылар.
«Әлмәт транспорт идарәсе» МУП катнашында Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә эш бирүче көне узды. Чара авыл җирлегеннән эшкуарлар белән онлайн-әңгәмә форматында узды.
14 нче апрель көнне Зәй политехник көллият базасында чыгарылыш курсларда белем алучы укучылар өчен «Карьера башы – 2022» дип аталган махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде.
14 нче апрельдә «Васильево» шифаханәсе базасында вакытлыча урнаштыру пунктында Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен тагын бер күчмә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе уздырылган. Эш эзләүчеләргә 20 вакансия тәкъдим иттеләр.
Вакансияләр ярминкәсендә 58 кеше булды. 45 кеше анкета тутырды һәм эшкә урнашырга әзерлек белдерде.
Бүген Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсен үткәрде. Чара вакытлыча урнаштыру пунктында – «Васильевский» шифаханәсе базасында узды.
8 апрель көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП катнашында эш бирүче көне узды. Эш бирүче автобус йөртүче, троллейбус йөртүче, электромонтер, хәрәкәт составын ремонтлау, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь вакансияләрен тәкъдим итте.
Вакансияләр ярминкәсендә 109 кеше булды. Һәр эш бирүче анкета тутырды һәм эшкә урнашырга әзерлек белдерде.
7 апрельдә вакытлыча урнаштыру пунктында – «Ливадия» шифаханәсендә – Украина, Луганск һәм Донецк халык республикалары территорияләреннән Россия Федерациясенә эвакуацияләнгән гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.