Әлмәттә эш бирүче көненә 24 кеше килде

2022 елның 29 апреле, җомга

28 апрель көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге катнашында эш бирүче көне узды. Чара гарантияләнгән әңгәмә форматында узды.

Беренче катта эшсез һәм эш эзләүче гражданнар өчен оешманың кадрлар хезмәте белән очрашу оештырылган иде. Чарада катнашучылар вакансияләр белән таныштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. «Опека» үзәге кадрлар хезмәте вәкиле чарада катнашучыларга эш шартлары, кандидатураларга карата таләпләр турында сөйләде.

Эш бирүче түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: социаль хезмәткәр, хезмәт урыннарын җыештыручы, психолог.

Чарага 24 кеше килде, 5 кеше эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International