Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде

2022 елның 29 апреле, җомга

28 апрельдә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарада «Тандер» АҖ («Магнит» кибете), «Торос-Молоко» ҖЧҖ, ятим балалар өчен «Лениногорск балалар йорты» ДБУ, Россиянең ведомстводан тыш сакчылык бүлеге – «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак идарәсе» ФДКУ Татарстанда филиалы, «Россия Почтасы» АҖ, «Продсервис – С» ҖЧҖ, «Бәкер» санаторие профсоюзларының дәвалау-профилактика учреждениесе, «Техспецервис» ҖЧҖ, «ТМС-Буровой Сервис» ҖЧҖ, «КАМАЗ»ГАҖ автомобиль һәм кою заводлары катнашты. Эш бирүчеләр төрле эш графигы һәм хезмәт хакы булган 83 эш урынына 50дән артык вакансия тәкъдим итте: директор, инженер, баш эретеп ябыштыручы, товар белгече, кадрлар буенча белгеч, сатучы, машина йөртүче, механик җыю эшләре слесаре, слесарь-ремонтчы, токарь, формовщик, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, электромонтер, савыт-саба юучы, официант һ. б.

Вакансияләр ярминкәсендә 69 кеше булды. Оешма вәкилләре кандидатлар белән башлангыч әңгәмә үткәрделәр. 14 кандидатура эш бирүчеләр тарафыннан эшкә урнашу мөмкинлеген карау өчен кабул ителде, алар эш бирүчеләр белән кабат әңгәмәләргә чакырылды.

Барлык гражданнар да халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. 6 килүчегә һөнәри белем бирү һәм яңадан уку мәсьәләсе буенча консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International